news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: Кесә китабы - бүгенге көн феномены

Шамил Садыйков: Кесә китабы - бүгенге көн феномены
Рамил Гали

Бүген «Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да шагыйрә, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангированың «Мәхәббәт ничәү була?» дигән кесә китабы тәкъдим ителде. Кичәдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков хәзерге укучыга нинди формат якынрак булуы турында сөйләде.

«Әдәби кафе»да презентация үткәрү традициягә керде. 20 китап чыкты, һәм 70-80% китап бер-ике ай эчендә сатылып бетә. Безнең өчен Шәмсия апаның әсәрләрен бастыру – ул зур горурлык. Без күбрәк яңа авторларны эзләү бурычы куйсак, бу юлы, киресенчә, бөтен халык тарафыннан яратылган язучыга игътибар бирдек», - диде Шамил Садыйков.

«Кесә китабы – чын мәгънәсендә бүгенге көн феномены. Тиздән гомуми тиражы 40 меңнән узып китә. Һәм иң мөһиме әлеге китаплар халык тарафыннан укылып бара. Әлбәттә, әгәр әсәр язылып, аны беркем дә укымаса, кеше алмаса, китапханәдә киштәдә генә ятса, ул бәхетсезлек булыр иде. Әгәр шундый форматта халыкка тарату, чын укучыга җиткерү варианты бар икән – бу яхшы, чөнки кеше үз акчасына сатып алган очракта, китапны укый, аңа бәя бирә», - диде ул.

«Без алга таба да шушы форматта китаплар чыгарырга җыенабыз. Күбрәк яңа авторалар кирәк, һәм таныш булган авторларга да игътибар бирәбез. Әле татар әдәбияты, татар укучысы исән, әле татар язучылары бар», - дип төгәлләде Шамил Садыйков.

Шәмсия Җиһангированың беренче проза әсәрләре җыентыгы «Казан утлары» журналы ярдәме белән әзерләнә.

«Мине шагыйрә буларак танысалар да, мин әле прозаик та. Минем шактый гына әсәрләрем бер җирдә дә чыкмаган. Менә «Казан утлары» шуларны кузгатып, «Бар бит сезнең әсәрләр, сез проза да язарга тиеш» дип, аларның көче, киңәше белән минем кесә китабы чыкты. Мин моңа бик шат, чөнки мин шигырьләремне чыгару өчен дә бик озак уйлап йөри, җыена торган кеше. Мине кузгатып җибәрергә кирәк», - диде Шәмсия Җиһангирова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100