news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Садыйков Сочи форумында «Татмедиа» эшен трансформацияләү юнәлешләре турында сөйләде

Шамил Садыйков Сочи форумында «Татмедиа» эшен трансформацияләү юнәлешләре турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ»

«Татмедиа» АҖ вәкилләре Сочида узучы «Бөтен Россия-2025» заманча журналистика форумында өч мастер-класс бирәчәк. Бу хакта медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков форумның «Төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының цифрлы трансформациясе: үсеш стратегияләре, контент, аудитория» сессиясендә хәбәр итте.

«Татмедиа» – Россиядәге иң зур төбәк медиакомпанияләренең берсе. Ул 200дән артык төрле медианы, 70 редакцияне, 1,5 мең кешене берләштерә», – дип искәртте Шамил Садыйков җыелганнарга. Ул үзе 28 ел журналистика белән, шул исәптән соңгы ун елда интернет-журналистика белән шөгыльләнүен билгеләп үтте.

«Бездән Татарстан профессионалларының зур, тату командасы килде. Иртәгә безнең хезмәткәрләр практик эш буенча өч мастер-класс бирәчәк. Бу ясалма фәһем, вертикаль видео һәм интернетта сату», – дип белдерде «Татмедиа» АҖ җитәкчесе.

Шамил Садыйков шулай ук редакция эшенең структурасын үзгәртергә кирәк, дип игътибар итте. Моның өчен медиахолдингта өч яңа укыту трегы эшли башлаган. Беренче трек редакциянең ясалма фәһем кулланып эшләү форматын булдыруга кагыла.

Икенче трек социаль челтәрләр өчен вертикаль видеолар ясау белән бәйле.

«Өченче бик мөһим юнәлеш – визуаль журналистика. Зур текстларны, зур мәгълүмат агымын карточкалар, инфографика ярдәмендә визуальләштерергә кирәк», – дип өстәде Шамил Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot