news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков Сахалинда форумда «Татмедиа»ның уңышлы кейслары белән уртаклашты

Шамил Садыйков Сахалинда форумда «Татмедиа»ның уңышлы кейслары белән уртаклашты

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков «ProДФО-Cахалин» форумында катнашты. Ул катнашучылар белән холдингның уңышлы кейслары белән уртаклашты, каналларны һәм медианы булдыру, алга этәрү һәм яңадан эшләтеп җибәрү серләрен ачты.

Үзенең лекциясендә ул бөтен Россиядән журналистларның игътибарын җәлеп иткән берничә уңышлы идеяне китерде:

- медиахолдингның барлык ресурсларында үз продуктларының кросс-промосы яңа медиаларда бергәлекләр һәм каналлар челтәрен нәтиҗәле үстерүгә ярдәм итә;

-һәр яшь өчен сегментлаштырылган контент җитештеререп, яшьләр аудиториясен медиапродуктлар куллануга җәлеп итәргә мөмкин;

- смартфон ярдәмендә телеҗитештерү бөтенләй реаль;

- социаль челтәрләрдәге экспертлар белән онлайн һәм яңалыклар стримнары яңа медиаларны сыйфатлы үстерә, бигрәк тә район массакүләм мәгълүмат чаралары турында сөйләсәк;

-социаль челтәрләр өчен видеоҗитештерүнең нәтиҗәлелеге янфлюенсерларны җәлеп иткәндә берничә тапкыр арта, видеоконтент төрле форматларда башкарылырга тиеш;

- Татарстан ЮВТ-24, Чаллы ТВ һәм НТР-24 каналлары үрнәгендә ТВ-продуктларны «яңадан төрү» ТВ-аудиториянең игътибарын арттыруга һәм яңа тамашачыларны җәлеп итүгә китерә;

-танылган артистларның әдәби әсәрләрне укуы әдәби радио-проектларны популярлаштырырга ярдәм итә;

-китап үлчәменең кимүе аны көндәлек тормышта файдалануның уңайлылыгын арттыра, мондый мисал «Казан утлары» журналыннан «Кесә китаплары» сериясе белән гамәлгә ашырыла;

-Россия халыкларының мәдәниятен һәм телләрен мемнар һәм креатив онлайн/офлайн-медиапродуктлар ярдәмендә популярлаштырырга мөмкин. Мисаллар сыйфатында ул татар телендә открыткалар белән шөгыльләнүче «Хатлар йорты» берләшмәсен һәм Kara проектын китерде.

«ProДФО» - ул хакимият, эксперт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм Ерак Көнчыгыш федераль үзәк төбәкләрдә яшәүчеләрне берләштерүче уникаль онлайн-форумнар сериясе.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100