Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Садыйков: Санкт-Петербург татарларының җанисәптә ун меңгә кимүе безне бик борчый
«Безнең өчен бүгенге көндә дә Санкт-Петербургта татар халкының учагы дөрләп януы мөһим», - диде ул.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков халык санын алу нәтиҗәләре буенча Санкт-Петербургта яшәүче татарлар 30 меңнән 20 меңгә кимегәнен әйтте. Ул бу мәсьәләгә борчылуын белдерде.
«Санкт-Петербургны төзегән кешеләрнең яртысы татарлар булган. Санкт-Петербургны, Россия империясен, Советлар союзын төзүдә татарлар бик зур өлеш керткән. Без Россиядә система төзүче милләтләрнең берсе. Безнең өчен бүгенге көндә дә Санкт-Петербургта татар халкының учагы дөрләп януы мөһим. Татар кешеләре аралашсыннар, юкка чыкмасыннар иде», - диде ул Санкт-Петербургның Милләтләр йортында җирле татарлар белән очрашудагы чыгышында.
Шамил Садыйков җирле татарларның кимү сәбәпләрен дә ачыклыйсы килү теләге барлыгын әйтте. «Татарлар чыннан да кимегәнме? Галимнәр, тарихчылар, сәнгать әһелләре белән аралашып, бу сорауга җавап ишетәсе килә», - диде ул.
«Безне Санкт-Петербургта татар дөньясы, мондагы татарларның тормышы кызыксындыра. Аларның бу шәһәрнең тормышына керткән өлеше, хезмәтләре, татарның язмышы, тарихы кызыклы. Санкт-Петербург – Россиянең иң матур шәһәрләрнең берсе. Кайчандыр озак еллар буе башкалабыз булып торган. Татарлар Россиядә сан буенча да, үзләренең керткән хезмәте буенча да икенче милләт. Татарлар – Россиянең нигезен салучы халык», - дип саный ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз