Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шамил Садыйков: «Шәһри Казан» – «Татмедиа»да иң яшь газета
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Шәһри Казан» газетасының 35 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада газетаны чыгаручы команданың экспериментлардан курыкмавын билгеләде.
«Шәһри Казан» – «Татмедиа»да иң яшь газета, калганнары 80, 100 еллык газеталар. Аның яшь булуы – төп өстенлеге, чөнки Радик үзе дә (Радик Сабиров – «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире – иск. «Татар-информ»), коллектив та яңалыклардан курыкмый», – ди ул.
Аның сүзләренчә, коллектив тарафыннан әзерләнә торган яңа форматлы «Шәһри Казан. Язмыш» газетасы беренче көннәреннән үк шактый зур тираж җыя.
«Үз вакытында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев безгә «А4 форматындагы газета эшләргә» дигән бурыч куйган иде. Радик һәм аның командасы «Татмедиа» тарихында беренче булып «Язмыш» исемле сторителлинг форматындагы газета чыгара башлады. Беренче көненнән үк ул 6 мең тиражлы аудитория җыйды. Күз алдына китерегез, бу – «Татмедиа»да ачылган иң соңгы, иң яшь газета, әмма шуңа да карамастан ул шундый зур тираж җыя алды», – дип сөйләде Шамил Садыйков.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз