news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Садыйков Рузилә Мөхәммәтова турында: Хакыйкатьне сөйләүче бердәнбер журналист

«Интертат» электрон газетасы һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында хезмәт куючы журналист, мәдәни күзәтүче, мәдәният буенча эксперт, Дамир Сираҗиев премиясе иясе Рузилә Мөхәммәтованың «Искусство жить» мәдәни үзәгендә «Ә без сезгә кирәкме?» дип исемләнгән юбилей кичәсе узды.

Шамил Садыйков Рузилә Мөхәммәтова турында: Хакыйкатьне сөйләүче бердәнбер журналист
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Иҗат кешеләре турында курыкмыйча дөресен сөйләүче кеше»

«Бүгенге чараның бөтен кыйммәте – аның гадәти булмавында, чөнки Рузилә Мөхәммәтова – гадәти кеше түгел. Ул уңайлы журналист түгел. Әгәр кайчан да булса, журналистларның «Кызыл китабы» ачылса, андагы иң беренче кеше – Рузилә Мөхәммәтова булачак. Каршылыклы, кеше аны яратмаган, кеше аннан курыккан журналист ул – Рузилә. Аның кебек журналистлар бүгенге көндә бармак белән генә санарлык калды. Рузиләне үзгәрмәүчән булуы, үзгәрергә тырышмавы, һөнәренә игътибарлы булганы өчен яратабыз», – диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков.

Ул Рузилә Мөхәммәтованың сәясәт белән шөгыльләнмәвен әйтте. «Шуңа карамастан, мәдәният тә бүгенге көндә зур, куркыныч өлкә. Анда чынбарлыкны сөйләүче кешеләр юк диярлек. Рузилә Мөхәммәтованы мәдәният, сәнгать өлкәсендә чын, дөрес, хакыйкатьне сөйләүче бердәнбер журналист итеп әйтергә була. Әдәбият әһелләре, шәхесләр, иҗат кешеләре турында курыкмыйча дөресен сөйләүче кеше – Рузилә Мөхәммәтова. Әлбәттә, мондый журналистлар безгә кирәк», – дип билгеләп үтте.

«Мин бу чараны махсус бер психологик тренинг дип кабул итәм. Бүгенге дөнья көтеп утырганны, пассив, куркып калган кешене яратмый. Дөнья актив кешеләрне ярата. Экранда видео, фотосессия күрсәтелде – анда ул бөтенләй икенче кеше. Мин аны танымадым да! Бөтенләй икенче караш, икенче визуал, кием, үз-үзен тотышы. Юбилейга бәйле кичә Рузиләне уятып җибәрде, үзгәртте. Менә шундый чара барлыкка килмәс иде. Кайсы журналистның кызыклы, иҗади кичәсе булганы булды икән?» – диде Шамил Садыйков.

Аның сүзләренчә, әлеге кичәдә очраклы кешеләр юк. «Мондагы кунаклар бәйрәмнәрендә чыгыш ясаган шәхесләрне күрергә хыялланалар иде. Әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, сәнгатебездә танылган кешеләр, журналистлар, җыелган. Рузилә Мөхәммәтова бар яктан да молодец һәм аның тормышында, менә бу – яңа этапның башлангычы гына. Алда әле дистәләгән еллар иҗади активлык. Үзгәрмә, шулай «тешле» булуыңны онытма. Актив, үз позицияң булган, кешегә дөреслекне сөйли белгән чын журналист булырга насыйп булсын. Алда – дистәләгән еллар иҗат, Аллаһы боерса. Син бөтенләй икенче кеше. Үзгәрешләрне кыю итеп алып бар. Зур уңышлар телим», – диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры.

«Безнең өчен генә түгел, бөтен республика өчен Сезнең иҗатыгыз бик мөһим. Һәрвакыт үз фикерегез, үз карашыгыз белән яшь журналистларыбыз өчен яхшы үрнәк булып торасыз. Сез безгә кирәк», – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов.

«Сәнгатькә, музыкага, кешегә, иҗат кешесенә битараф түгел»

«Мине якын иткәнгә рәхмәт. Син беркайчан да битараф түгел. Бүгенге заманда битарафлык бик күп. Һәр кеше үз тормышында кайный, һәр кешенең үз язмышы: кемдер дус, кемдер дус түгел... Ә менә Рузилә Мөхәммәтова, гомумән, сәнгатькә, музыкага, кешегә, иҗат кешесенә битараф түгел. Мин аны бик каты сизәм, күрәм. Шуның өчен рәхмәт», – диде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, педагог Эльмир Низамов.

«Татар театры тарихын язып баручы»

«Һәрвакытта дөресен, уйлаганыңны язасың. Ярыйм әле дип, бу минем дус, таныш, туган,, яхшы түгел дип, беркайчан әйткәнең юк. Шуның өчен без сине хөрмәт итәбез. Әгәр башкача булса, андый хөрмәт булмас иде. Бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә шулай булсын. Дөресме, дөрес түгелме, ялгышмы – төрле фикер булырга мөмкин, ләкин ул синең фикерең. Син аны үзеңчә яклап, үз фикереңне әйтәсең. Шул кадерле. Рузилә бүгенге көндә татар театры тарихын язып баручы. Ул интернет челтәрләрендә дә кала. Элекке худсовет утырышларын, язмаларын хәзер спектакльләр итеп куялар. Татар калса, киләчәктә безнең чор турында, безнең чорның тарихын шушы язмалардан укып, киләчәк буыннар беләчәк. Шуңа күрә тәрҗемәләр дә кирәк», – диде Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, драматург, режиссер Илгиз Зәйниев.

«Яратабыз, хөрмәт итәбез, киләчәктә дә уңышларың булсын. Исән-сау эшлә, үзең булып кал. Иң мөһиме — үз эшеңнән канәгать бул, син безгә кирәк», – дип тәмамлады ул сүзен.

«Кариев театрында спектакльләр куйгач та, Рузилә апа нәрсә язган икән дип, аның язмаларын куркып кына сайтка кереп карый идек. Аннан соң Рузилә апа белән сөйләшеп киттек. «Мин синең кыю булуыңны телим. Ә син беләсеңме, без – якташлар», – диде. Рузилә апа белән әнием бер авылдан икән. Шулай итеп, аның белән таныштым», – диде Татарстанның атказанган артисты, Габдулла Кариев театры актрисасы Алсу Фәйзуллина.

«Бөтен татар кызына үрнәк булырлык булдыклы, акыллы, көчле, дөньяны үзе тартып, этеп бара торган кеше»

«Һәр өлкәдә, нишләргә белмәсәм, Рузиләгә шалтырата идем. Бер кызыклы мизгел: исемдә, без бервакыт Фидан абый Гафаров белән бергәләп концертлар оештырдык. Хәтта бу да Рузиләнең җиңел кулы белән! Ул вакытта телевидениедә акча юк иде. Акча эшләү максатыннан ел саен концертлар оештыра башладым. Иҗат кичәсе, китап презентациясе, туган көн һ.б. Берзаман Фидан абый: «Икебез бергәләп концерт оештырыйк», – дип тәкъдим итте. «Фидан абый белән эшлә», – дип этәргеч биргәч, мин Фидан абыйга шалтыраттым. «Мин риза», – дидем. Синең җиңел кулың белән без бик уңышлы гына бергә эшләп алдык», – диде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова.

Аның әйтүенчә, Рузилә Мөхәммәтова – һәрвакыт, һәр очракта да акыллы, дөрес киңәш бирә белә торган кеше. «Ул, берсүзсез, бик көчле, үз фикере булган, ныклы, көчле журналист. Аны һәр җирдә кочак җәеп, һәм шул ук вакытта бераз гына куркып та каршы алалар. Ул бөтен татар кызына үрнәк булырлык булдыклы, акыллы, көчле, дөньяны үзе тартып, этеп бара торган кеше», – диде ул.

«Лена апа Шагыйрьҗанны сагынганда Рузиләнең язмаларын укыйм»

«Журналистика төрле чорлар кичерде. Ул вакытта без мәгълүматны «нәрсә яздылар, нәрсә әйттеләр икән» дип эзләп, кинәнә идек. Хәзер исә мәгълүмат авызыңны «ертып» керә. Хәзер кешегә мәгълүмат кирәкми, хәбәр кирәк. Рузиләнең холкын Лена апа Шагыйрьҗанга охшатам. Мин аны бик сагынсам, Рузиләнең язмаларын ачып укыйм. Үзең ишетергә теләгәнеңне табасың килсә Рузиләнең язмаларын актарасың. Берәр спектакль булса, нәрсә язып чыгар икән дип, көтәсең», – диде Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев.

Кичәне Альберт Шакиров һәм Луиза Закирова алып барды. Шулай ук Гүзәл Сәгыйтова, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Әхмәтова, Илгиз Мөхетдинов, Гөлүсә Батталова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Рәдиф Кашапов, Муса Камалов, Таңсылу Мостафина, Фәридә Исмәгыйлева, Ләйләгөл Минһаҗева, Мөршидә Кыямова, Чулпан Галиәхмәтова, Александр Далматов, Салават Камалетдинов, Гөлнар Гарифуллина, Гөлүзә Ибраһимова, Илзирә Гыйздуллина, Эльвира Садриева, Фирүзә Гыйниятова, Милена Новикова, Җәмил Сәлимгәрәев һ.б. катнашты. Юбилей чарасы Рузилә Мөхәммәтованың материалларына нигезләнгән квиз уены, күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot