news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков Россия матбугаты көне белән котлады

Шамил Садыйков Россия матбугаты көне белән котлады
"Татар-информ" архивы

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Россия матбугаты көне белән котлады.

«Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән Россия матбугаты көне белән котлыйм!

Бүгенге көндә халыкка сыйфатлы, оператив мәгълүмат кирәк. Журналистның төп бурычы – профессиональ мин-минлеген канәгатьләндерү. Зур, бөек милләттә төрле юнәлешләр арасында югары конкуренция булырга тиеш.

Журналистика өлкәсендә технологик процесслар аеруча тиз үзгәрә, социаль челтәрдәге алгоритмнар өч ай саен алышынып тора. Шуның өчен журналистларга да көн саен укырга кирәк.

Журналистиканың профессиональ нигезе, системасы беркайчан да үзгәрмәгән. Бүген яңалык язып утырып кына кешене кызыксындырып булмый, халык хәбәрдән туйды, язмыш, аналитика укыйсылары килә.

Сез бу өлкәдә зур, мөһим эш алып барасыз.

Бәйрәм белән, хөрмәтле хезмәттәшләрем! Эшегездә кызыклы журналистик материаллар телим!» диелә котлау текстында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100