news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Садыйков Петербургтагы Россия халыклары әдәбияты фондына татарча китаплар тапшырды

Санкт-Петербургта Ломоносов исемендәге үзәк район китапханәсе базасында Россия халыклары әдәбияты фонды ачылачак. Татар авторлары китапларын фондка «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды.

Китапханә фондына балаларны татар теленә өйрәтә торган «Күңелле әлифба» китаплары, буягычлар, әкиятләр җыентыклары, хәзерге заман татар авторларының «Казан утлары» сериясеннән әдәби әсәрләре тапшырылуы «Родное слово в музыке веков» телекүпере вакытында билгеле булды.

Шамил Садыйков сүзләренчә, китапханә директоры Илсөя Садриева белән алар Санкт-Петербургка эш сәфәре кысаларында танышкан. «Анда ул Россия халыклары әдәбияты фондын булдыру идеясе белән уртаклашты һәм безгә татар китапларын тапшыру үтенече белән мөрәҗәгать итте. Без, әлбәттә, идеяне хупладык һәм әдәбиятны фондка тапшыручыларның беренчесе булдык», – диде Садыйков.

news_right_1
news_right_2
news_bot