news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «Медиа Сабантуй» барыбызны да берләштерде

Шамил Садыйков: «Медиа Сабантуй» барыбызны да берләштерде
Зилә Мөбәрәкшина

Питрәчтә «Медиа Сабантуй» – журналистлар Сабан туе башланды. Бәйрәмдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

«Тарихта икенче тапкыр Сабан туе үткәрәбез. Һәр шәһәрдә, һәр районда «Татмедиа»ның филиаллары бар. Журналистлар кадр артында - бәйрәмнән читтә кала. Шуңа күрә без үзебезнең бәйрәмне булдырырга уйладык. Сабан туе исә барыбызны да берләштерә, безне бергә җыйды», - диде ул.

Шамил Садыйков узган ел Сабан туеның Байлар Сабасында булганын әйтте. «Сабан туенда бәйгеләр булачак, бүләкләр дә әзерләп куйдык, көрәштә җиңгән батырга тәкә биреләчәк. Бәйрәмдә 600дән артык кеше катнаша. Барлык районнан килгән журналистлар республикабыз, милләтебезнең киләчәге өчен эшли. Менә инде аларның бәйрәменә дә чират җитте», - диде ул.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исеменнән сәламләде.

«Бүген бәйрәм зур команда булып эшләвебезне күрсәтә. Бөтен районнардан матур Сабантуй җиренә журналистлар, аларның туганнары, якыннары җыелган. Бәйге, ярышларда кемдер җиңәр, кемдер җиңелер. Республика мәнфәгатьләрен яктыртучы, тугры сүзне җиткерүче зур команда булып һәрвакыт җиңеп киләчәкбез. Эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телим», - диде Эльвира Әхмәтова.

«Без бүген «Алга» район газетасы редакциясендә булдык. Яңа өстәл, шкафлар куелган. Журналистлар өчен барлык шартлар тудырган, «Татмедиа» җитәкчелеге, Питрәч районы башлыгына рәхмәтемне белдерәм», - диде Эльвира Әхмәтова.

Питрәч муниципаль районы башлыгы Илһам Кашапов «Алга» район газетасына быел 90 ел тулганын әйтте. «Үзебезнең бәйрәмне Сабан туе белән берлектә үткәрергә булдык. Барыгызга да яхшы кәеф телим. Сабантуй - барыбыз өчен дә көтеп алынган бәйрәм. Онытылмас очрашулар бүләк итә. Сабан туе туган телгә хөрмәт уяту, туганлык җепләрен ныгытырга ярдәм итә. Күңелле яллар телим», - диде ул.

Шамил Садыйков газета-журналларның язылу кампаниясен уңышлы башкарып чыгулары турында әйтте. «Иң мөһиме - абунәчеләрне җыю. Авыр шартларда да эшләдек. Хезмәттәшләрнең тырышлыгы белән уңышлы башкарып чыга алдык. Абунәчеләр санын егермеләп филиал арттыра алды», - дип билгеләп үтте ул һәм филиалларны бүләкләде.

«Әлки хәбәрләре», «Арча хәбәрләре», «Челнинские известия», «Мамадыш-информ», «Зеленый Дол» мәгълүмат үзәге, «Авангард» газетасы, «Шәһри Казан» газетасы, «Казанские ведомости» газетасы, «Казань» журналы, «Нурлат-информ», «Маяк» газетасы, «Кайбыч таңнары», «Буинск-информ», «Нижнекамск-информ», «Апастово-информ», «Минзәлә-информ», «Волжская Новь», «Яшел Үзән», «Безнең мирас», «Салават күпере», «Сөембикә», «Мәгариф», «Ялкын», «Ютазы таңы» һ.б. редакцияләрне бүләкләделәр.

Бәйрәмдә «Питрәч-информ» җитәкчесе Ольга Шәмсетдинова «Татмедиа» әләмен күтәрде. Бәйрәм бирнә җыю һәм концерт программасы белән дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100