news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Садыйков медиа Сабан туенда: Бөтен республика журналистлары өчен спартакиада бу

Бүген Чирмешән районында медиа Сабан туе уза. Ул дүртенче тапкыр оештырылды.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Сабан туенда катнашучы каләм ияләрен «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исеменнән сәламләде.

«Бүген дүртенче тапкыр «Татмедиа» Сабан туен үткәрә. Бөтен республикадан килгән журналистлар өчен спартакиада бу. Иң мөһиме – бу аралашу, бер-беребезне күрү, сагынып кочаклау мөмкинлеге. Без шулкадәр күп: авылларда, районнарда, шәһәрләрдә яшибез. Очрашыр өчен безгә бер зур вакыйга кирәк», – дип Шамил Садыйков Сабан туеның әһәмиятен билгеләп узды.

Ул Чирмешән районы җитәкчелегенә кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. «Татмедиа» – уникаль оешма, бүгенге тормышны журналистларсыз күз алдына китереп булмый. «Татмедиа» журналистлары республика үсешенә зур өлеш кертә», – дип белдерде Садыйков. Ул шулай ук Сабан туе өчен һава торышы да кулай булуын искәртте һәм катнашучыларга яхшы кәеф теләде.

Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов район башлыгы Рамил Әйбәтов исеменнән сәламләде.

«Сезнең тынгысыз эшегез әдәби талант кына түгел, зур җаваплылык, фидакарь хезмәт тә сорый. Сез укучыларыбызның, тамашачыларыбызның проблемалары белән янып яшисез, вакыйгалар үзәгендә булырга булышасыз, җәмәгатьчелек фикерен формалаштырасыз, кешеләрдә актив гражданлык позициясен тәрбиялисез. Моның өчен сезгә хөрмәтебез, рәхмәтебез зур. Сездән һәрвакыт оператив, дөреслеккә туры килгән мәгълүмат көтәбез. Рәхәтләнеп ял итегез! Сабан туе күңелле узсын! Очрашу онытылмаслык булып истә калсын! Якыннарыгызга исәнлек-саулык, бәхет телим», – дип мөрәҗәгать итте Илнур Җамалетдинов журналистларга.

Сабан туенда 15.00 сәгатьтә катнашучыларны бүләкләү тантанасы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot