news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: «Медиа-Питрау» үткәрү йоласы сакланырга тиеш дип уйлыйм

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Медиа-Питрау» үткәрү йоласы сакланырга тиеш дип саный. Бу турыда ул «Татмедиа» бинасы янындагы ял итү паркында журналистлар һәм казанлылар өчен узган Питрау бәйрәмендә әйтте.

«Узган атнада «Медиа-Сабантуй» булды, хәзер менә «Медиа-Питрау». Бөтен бәйрәмнәргә «медиа» сүзен өстәп, ял итәбез, күңел ачабыз. Безгә дә, кешегә дә рәхәт. Иң мөһиме редакция өчен. Алар офиста гына утырмый, халыкка чыга. Шул рәвешле керәшеннәр һәм аларның газеталары турында күбрәк кеше белә. Мин «Медиа-Питрау» үткәрү йоласы сакланырга тиеш дип уйлыйм», – дип сөйләде ул.

«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әлеге бәйрәмнең традициягә әйләнеп баруына шат булын әйтте. «Хөрмәтле дуслар, барыгызны да бәйрәм белән котлыйм. Ялларда Питрау бәйрәмендә барчагызга да булырга мөмкинлек булмагандыр. Шуңа күрә, Питрау Казанга килде. Мин «Туганайлар» газетасындагы коллегаларыма зур рәхмәтемне белдерәм. Алар безне республикабыз мәдәниятенең күптөрлелеге белән таныштыра. Мин бу бәйрәмнең традициягә әйләнеп баруына шат», – диде ул.

«Туганайлар» газетасы баш мөхәррире Юлия Губина килгән куналкарны Питрау бәйрәме белән котлады. «Былтыр безнең аяк җиңел булды. Урамда «Медиа Питрау» оештырганнан соң, «Татмедиа» бинасы каршында бик күп бәйрәмнәр оештырыла башлады. Без моңа бик шат. «Туганайлар» газетасы республикадагы керәшеннәрне берләштерә. Алар турында яза, аларның гореф-гадәтләрен, җыр-моңларын, йолаларын саклый. Бүген бәйрәмгә килгән барлык кунакларны Питрау белән котлыйбыз», – дип сөйләде ул.

Скверда фотозона ясалган иде. Килгән кунакларны Питрауда пешерелә торган ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәмне Олеся Дмитриева һәм Вадим Шрыков алып барды.

Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артистлары Вадим Захаров һәм Олег Фазылҗанов, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, «Керәшен чибәре – 2016» Татьяна Ефремова һәм «Керәшен чибәре-2014» Алина Давыдова, яшь җырчылар Виктор Агапов һәм Кирилл Спичков чыгыш ясады.

  • Питрау ул – чәчәк бәйрәме. Елның иң матур, иң яшел, чәчәккә күмелгән вакыты. Питраудагы ызаннан кырык төрле чәчәк җыеп, кырык төрле чирдән дәва итеп тоткан әбиләр. Питрауга хәтле үләннең сихәте - яфракта, Питраудан соң - тамырда. Шуңа күрә Питрау узгач дару үләне җыймыйлар инде. Питраудан соң күке дә кычкырмый, сандугач та сайрамый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100