news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Садыйков Татарстанның матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Шамил Садыйков Татарстанның матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
"Татар-информ" архивы

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков медиа өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлады.

«Бүген Татарстан Республикасы матбугаты көне. Медиа өлкәсендә эшләүче журналистларның һөнәри бәйрәме. Тәүлекнең 24 сәгате дәвамында Республикабызда булган хәлләрне укучы, тамашачыларга җиткерүче коллегаларым, сез көн саен контентны барлыкка китерү, аны укучыга уңайлы формада җиткерү буенча эшлисез. Әлеге өлкәдә бары профессиясен чын күңелдән яратучылар гына хезмәт куя, чөнки журналистика – ул яшәү рәвеше.

Котлыйм Сезне! Исәнлек, уңышлар, яңа үрләр гел юлдаш булсын», – диелә котлау сүзләрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot