news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: Грантлар район журналистына ярдәм дә булды, файдалы проектлар да тудырды

«Газеталар яңалык турында сөйләве бер хәл, ә район тарихы, кешеләр турында белергә теләгәндә, монысы башка әйбер, контент шундук каты гына үзгәрде», - дип искәртте ул.

Шамил Садыйков: Грантлар район журналистына ярдәм дә булды, файдалы проектлар да тудырды
Гөлнар Гарифуллина

"Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, республика массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренә бирелгән грантлар район журналистына ярдәм дә булды, файдалы проектлар да тудырды.

Бу хакта ул бүген Сабада "Татмедиа" АҖ Сабан туенда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовның массакүләм мәгълүмат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашуында әйтте. 

Шамил Садыйков узган елда Марат Әхмәтовның Болгарда семинарда катнашканын искәртте. "Шунда безгә бүләк ясалган иде, финанслата ярдәм грантлар рәвешендә газеталарга таратылды, 66 төрле проект барлыкка килде. Бу акчаларны өлешчә хезмәт хакын арттыруга тоттык. «"Татмедиа"да уртача хезмәт хакы 5 мең сумга артты", - диде. 

"Татмедиа" АҖ җитәкчесе грантлар район журналистына ярдәм итү дә булды, файдалы проектлар да тудырды. "Һәр редакция үз грантын сайлады. Грант басма матбугатны, социаль челтәрне, видеоформатны колачларга тиеш иде. Һәр филиал үз темасын сайлады. Каядыр кешеләр тарихын, каядыр югалган авыллар темасын сайладылар", - дип билгеләп узды Шамил Садыйков. 

"Бу формат безгә бик ошады. Газеталар яңалык турында сөйләве бер хәл, ә район тарихы, кешеләр турында белергә теләгәндә, монысы башка әйбер, контент шундук каты гына үзгәрде", - дип искәртте ул.

Шамил Садыйков әйтүенчә, гадәттә һәр подпискада тиражлар 5-10 процентка кимегән. Бу юлы 3 процентка гына төшкән. "Без тираж күбрәк кимер дип уйлаган идек, чөнки пандемия, финанс тотрыксызлыгы... Газетаны кеше укыр өчен ала. Район газеталары журналистлары бигрәк тә халыкка якын. Шушы форматта эшләрбез дип ышанабыз", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100