news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков фронтовик бабалары турында: Бөтен гаиләбез каһарманнарыбыз белән горурлана

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Минем Герой - минем гаиләм» онлайн-акциясенә кушылды. Ул «Татар-информ»га бабайлары - Хәмит Садыйков һәм Сәрдәр Имамовның батырлыклары турында горурланып сөйләде.

Фото: © Садыйков Хәмит Садыйк улы

Садыйков Хәмит Садыйк улы 1904 елда Питрәч районының Күн авылында туа. Сугышка 37 яшендә китә. Артиллерия командиры булып хезмәт итә.

«Сугышның иң кызган чагында минем бабай геройларча Мәскәүне саклаган. Бу 1941 елның декабрендә була. 1942 елның 4 гыйнварында госпитальдә яралардан һәлак булган. Тула янында җирләнгән. Ул башкалабызны саклау өчен үз гомерен биргән. Без аның истәлеген бөтен гаиләбез белән хөрмәт итәбез һәм аның белән бик горурланабыз», - ди Шамил Садыйков.

Имамов Сәрдәр Имам улы Актаныш районының Теләкәй авылында туа. Ул Бөек Ватан сугышына беренче көненнән үк - 1941 елның 22 июненнән чакырыла.

Сәрдәр Имамовны Кызыл Армия сафларына чакыргач, ул Казан танк училищесына эләгә. Танк йөртүчесе булырга тиеш иде, ләкин аны начар күрү сәбәпле, Суслонгер лагерена укырга җибәргәннәр.

«Бу фаҗигале яктан танылган лагерь, анда безнең бик күп ватандашларыбыз һәлак була. Мондый язмыш безнең бабабызның башына җитү ихтималы да булган. Әмма безнең әби - чын героиня, ул Актаныштан алып Марий Эл Республикасына кадәр җәяү бара, аны лагерьда таба. Аннары ул бабайга фронтка китәргә ярдәм итә», - дип сөйләде медиахолдинг башлыгы.

Фото: © Имамов Сәрдәр Имам улы

Сәрдәр Имамов Берлинга кадәр бөтен сугышны уза, Бөек Ватан сугышының соңгы көненә кадәр көрәшә. Күпсанлы медальләр, шул исәптән «Кёнигсбергны алган өчен» медале белән бүләкләнгән. Ул 1989 елда вафат була.

«Шундый кыю һәм батыр бабаларыбыз булды, һәм, әлбәттә, бөтен гаиләбез каһарманнарыбыз белән горурлана», - диде Шамил Садыйков.

Фото: © Сәрдәр Имамов хатыны белән

Татарстанда Җиңү көненә багышланган онлайн-флешмоб башланды. Республика халкы социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Аннан соң бу язмалар массакүләм мәгълүмат чараларындагы сюжетларда һәм яңалыкларда чыга, дип хәбәр итә оештыручылар.

Акция «Минем Герой — минем гаиләм» дип атала һәм «Үлемсез полк»ка өстәмә була. Узган ел ул беренче тапкыр үткәрелде һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә 700дән артык кеше үз язмасын тәкъдим итте.

Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына (хәрбиләргә, тыл хезмәтчәннәренә) багышланган постлар чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #МойГеройМояСемья хештегы булуы шарт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100