Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шамил Садыйков: Бүгенге көндә татар әдәбиятына маркетинг җитми
Татар язучыларына яшь буынның игътибарын арттыру максатыннан «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте яңа проект башлады. Әлеге проект кысаларында Казанда Милли китапханәдә Һади Такташка багышланган лекторий узды.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, яшь буын татар язучыларын белсен өчен яңа форматлар кулланырга кирәк.
«Без мең еллык әдәбиятыбыз бар, дип сөйлибез. Бу әдәбият китап битләрендә генә ятса, бу – зур кайгы булыр иде. Безнең бурыч – бу әдәбиятны терелтү, кеше арасына, урамнарга алып чыгу. Кызганыч, яшь буын берничә шагыйрьне генә белә, бу дөрес түгел, аларны яңа форматта таратырга кирәк. Татар әдәбиятына бүгенге көндә маркетинг җитми. Булган әдәби мирасны халыкка җиткерү, яңача күрсәтү җитми», - диде ул.
Җитәкче Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә проектны хуплаулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина әлеге проектның ничек башланып китүен сөйләде
«Быел яңа проектка старт бирдек. Бу – Такташка багышланган яңа форматтагы очрашулар. Безнең максат – аның әлегә кадәр халыкка билгесез булган якларын ачу. Без Такташка багышланган яшь шагыйрьләр бәйгесенә дә старт бирдек. Аның бер этабы тәмам, 60тан артык шигырь килде. Бу цикл былтыр җәй көне Такташ һәйкәле янында аның шигырьләрен укудан башланган иде. Такташ һәйкәле юл чатында тора, хәзер аның янында ремонт эшләре бара. Һәйкәлгә тиешле дәрәҗәдә игътибар юк», – диде ул.
Ул язучыларга багышланган очрашулар сериясе эшләү теләге булуын әйтте.
Такташка багышланган лекциядә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев катнашты. «Безнең буын язучыларны белә әле, миңа 68 яшь инде. Безнең балалар 5-6 шагыйрьне беләдер инде, оныклардан сорый башласаң, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алишны беләләр. Дөрес фикер. Халыкны саклыйк дисәк, язучыларны һәм шагыйрьләрне белергә тиешбез. Зур эш эшлисез», – диде ул.
«Билгеле/билгесез Такташ» дип исемләнгән лекциядә әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова Һади Такташка бәйле кайбер мифларга ачыклык кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз