news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков «Алдынгылар хәрәкәте» белән әзерләнгән «Ялкын» турында: Бу – эксперимент

Шамил Садыйков «Алдынгылар хәрәкәте» белән әзерләнгән «Ялкын» турында: Бу – эксперимент
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков «Ялкын» журналының «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә әзерләнгән яңа санын тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында беренче санның эксперимент булуын һәм хезмәттәшлекнең алга таба да дәвам итүен әйтте.

«Алдынгылар хәрәкәте» белән оештырылган яңа сан – эксперимент. Кайсы юнәлешләргә басым ясарга кирәк булуы турында «Алдынгылар хәрәкәте»нең фикерен беләсебез килде. «ЯлкынФест» бәйрәмендә катнашкан егетләр-кызлар үзләренең карашларын белдерделәр, түгәрәк өстәлләр үткәрделәр. Шуңа күрә, бу безнең өчен бик мөһим эксперимент булды», – дип сөйләде ул.

Шулай ук Шамил Садыйков «Ялкын»ның журнал гына булып калмавын, ә мултимедиалы проектка да әйләнүен билгеләде. «Хәзерге вакытта «Ялкын» – журнал гына булып калмый, ул – зур мултимедиалы проект. «Ялкын»да дөнья белән танышу, Интернет, социаль челтәрләр белән бәйле проектлар да бар. Әмма аның өстенлеге – басма форматта калуы», – диде ул.

«Алдынгылар хәрәкәте» белән әзерләнгән санның башка саннардан аермасы – күпчелек мәкаләләрнең нәкъ алар тарафыннан әзерләнүе. «Алдынгылар хәрәкәтендә» булучы яшьләр үзләре тема сайлап, «Җәй көне яшьләргә кайда эшләргә була?», «Кая ял итәргә барырга?» кебек темаларга мәкаләләр яза. Шулай ук журналның тышлыгында да әлеге хәрәкәтнең активистлары сурәтләнгән.

Соңыннан Шамил Садыйков «Ялкын» журналы белән «Алдынгылар хәрәкәте»нең хезмәттәшлеге алга таба да дәвам итәчәген әйтте. «Алга таба «Ялкын» белән «Алдынгылар хәрәкәте»нең бергә эшләве – ул зарури. Һәрбер номерда активлыклар кирәк: аралашу, аудиторияне киңәйтү», – дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100