Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шамил Ганиев истәлегенә багышланган көрәш турнирында 200 дән артык спортчы катнашачак
4 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр Казанда Шамил Ганиев истәлегенә багышланган II Төбәкара ирекле көрәш турниры узачак. 5 декабрьдә 14.00 сәгатьтә «Ракета» спорт комплексында тантаналы ачылыш булачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышларда 200 дән артык егет катнашачак. Көрәш келәмендә Чабаксар, Тольятти, Ижевск, Пермь, Ульяновск, Киров, Оренбург, Орск, Арзамас һәм Идел буе федераль округының башка шәһәрләреннән спортчылар очрашачак. Шулай ук Яр Чаллы, Түбән Кама, Тәтеш, Алексеевск, Мамадыш, Байлар Сабасы һәм Казаннан яшь көрәшчеләр көтелә. Турнирда барлыгы 30 дан артык команда көч сынашачак.
Турнир 2007 елдан бирле үткәрелә. 20 ел диярлек элек ул башта шәһәр, соңрак республика күләмендәге ярыш булган. Ә инде ике ел дәвамында ул төбәкара турнир статусын йөртә.
Быел 8–14 яшьлек көрәшчеләр 17 авырлык категориясендә ярышачак. Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары Казанның Физик культура һәм спорт комитеты, шулай ук турнир спонсорлары тарафыннан истәлекле медальләр, дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз