news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Гафаров: Татарстанның муниципаль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан

Шамил Гафаров: Татарстанның муниципаль юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан районнарында юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан. Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина яза.

«Бездә федераль һәм төбәк трассаларында вазгыять начар түгел, әмма районнарда һәм җирле юлларда хәл бик катлаулы. Аңлашыла ки, без трассаларны федераль, төбәк яки җирле юлларга бүлмибез, барысы өчен дә җавап бирәбез. Без эшне муниципаль юллардан башларга тиеш. Нәкъ менә шунда вазгыять катлаулы, юл-транспорт һәлакәтләре арта. Бу муниципаль берәмлекләрдә тиешле эш алып барылмавы турында сөйли», - диде Шамил Гафаров.

ТР Юл хәрәкәте иминлеге буенча Баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов үз чыгышында хәбәр иткәнчә, Югары Ослан районы Татарстанның аварияләр еш күзәтелә торган өч районы арасына керә.

Шамил Гафаров Югары Ослан районы җитәкчесе Евгений Варакинга һәм аның командасына зур өмет баглавын билгеләп үтте. «Алар вазгыятьне уңай якка үзгәртә алыр дип уйлыйм», - дип сүзен төгәлләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot