Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шамил Гафаров пилотсыз очкыч куркынычы режимында мобиль элемтәне тәэмин итәргә кушты
Республикада пилотсыз очкыч куркынычы режимы игълан ителгәндә, мобиль интернет чикләнсә дә, телефон элемтәсе сакланырга тиеш. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының 2025 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча коллегия утырышында вице-премьер, ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров шундый йөкләмә белән чыгыш ясаган.
«Татарстанда пилотсыз очкыч куркынычы режимында сораулар туа. Интернетны чикләгәндә, мобиль элемтә юкка чыккан вакытлар да була. Безгә мобиль телефон элемтәсен сакларга мөмкинлек биргән карарлар турында уйларга кирәк. Шул рәвешле, гадәттән тыш хәлләр вакытында коммуникацияне тәэмин итеп, карарлар кабул итүне тизләтә алабыз», – дип әйткән Шамил Гафаров.
Аның сүзләренчә, мондый карарларны якын арада эшләргә кирәк, тик моның өчен җитди финанс ресурслары таләп ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз