news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Гафаров: «Кырлай» паркы өчен Казанда уңайлы урын сайланачак

“Казан халкы һәм кунакларыннан аттракционнарның техник торышына бәйле шикаятьләр ишетергә туры килде. Парк хуҗалары да аларны яңартуга әзер. Төгәл урыны әлегә билгесез, ләкин яңа аттракционлы парк булачак”, - диде.

Шамил Гафаров: «Кырлай» паркы өчен Казанда уңайлы урын сайланачак
Солтан Исхаков

«Кырлай» паркы өчен Казанда уңайлы урын сайланачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтте.

«Без “Кырлай” паркы хуҗалары белән очраштык, алар белән тулысынча аңлаштык, алар мәчет төзелеше турында карарны хуплады», - диде ул.

Шамил Гафаров очрашуларда Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров та, Казан мэры Илсур Метшин да катнашканын искәртте. “Алар Казан халкы һәм кунаклары өчен аеруча отышлы урын сайларга сүз бирделәр”, - диде.

“Казан парксыз калмаячак, кайбер аттракционнар искергән, аттракционнарны күчерү урынын эзлибез. Яңа яхшы аттракционнар булачак. Аеруча отышлы урын сайланачак”, - дип белдерде Рөстәм Гафаров.

“Казан халкы һәм кунакларыннан аттракционнарның техник торышына бәйле шикаятьләр ишетергә туры килде. Парк хуҗалары да аларны яңартуга әзер. Төгәл урыны әлегә билгесез, ләкин яңа аттракционлы парк булачак”, - диде.

Паркны сүтү эшләре башланган, 1 нче майга төгәлләү ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100