Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шамил Агиев Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе итеп яңадан сайланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Шамил Агиев тагын биш елга Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе итеп сайланды. Бүген Казанда палатаның 7нче съезды узды. Бу хакта Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасын 1993 елдан җитәкләгән Агиев кандидатурасы РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе белән килештерелгән иде. Съезд эшендә видеоконференцэлемтә буенча Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Илья Зубков катнашты.
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының алыштыргысыз рәисе аның 2020-2024 еллардагы эшчәнлеге турында хисап доклады белән чыгыш ясады. Бу вакыт эчендә палатаның сертификация бүлеге эшмәкәрләр мәнфәгатьләрен яклау өчен 7 меңгә якын товар һәм бәяләү экспертизасы уздырган, шулай ук төрле товарларның килеп чыгышы турында 51 меңнән артык сертификат биргән.
Төбәк палатасы базасында РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы халыкара коммерцияле Арбитраж суды бүлеге эшли. Шулай ук эшлекле һәм конгресс-күргәзмә чаралары, шул исәптән «Россиядә гаилә эшмәкәрлеген үстерү» проекты кысаларында оештырыла.
Шул ук вакытта ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының халыкара аренада Татарстанның ролен көчәйтү өчен эшләве дә искә алынды. Агымдагы елда гына Төркия, Иран, Кытай, Таҗикстан һәм Азәрбайҗанга бизнес-миссияләр гамәлгә ашырылды. 23 октябрьдә Казанда узган БРИКСның XVI саммиты вакытында палатага Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль секретаре Антониу Гутерриш җитәкчелегендәге делегация килде.
1992 елдан бирле эшли торган Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы хәзерге вакытта 2,5 меңнән артык оешманы үз эченә ала. Ул җәмәгатьчелек һәм хакимият алдында бизнес мәнфәгатьләрен тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз