news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шамил Агеев Рөстәм Миңнехановның Кытайга сәфәре турында: Сүздән эшкә күчү үрнәген күрсәтә

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кытайга сәфәре «РОСТКИ» халыкара форумында башкарылган эшнең мантыйкый дәвамы булды. «Татар-информ»га мондый фикерне Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев белдерде.

«Төп бурыч – ниндидер декларацияләр түгел, ә конкрет гамәлләр. Ягъни Татарстан Рәисе форумда кабул ителгән карарларны тормышка ашыра, сүздән эшкә күчү үрнәген күрсәтә», – дип билгеләде Агеев.

Исегезгә төшерик, Миңнеханов бүген Кытайның Сычуань провинциясендә урнашкан Чэнду шәһәренә эшлекле сәфәр белән килде. Биредә республика җитәкчесе берничә компаниядә булачак, шәһәр территорияләрен үстерү проектлары белән танышачак һәм рәсми очрашулар уздырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot