news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самбо ярышларында беренче урын алган Апас кызы бүләкләнде

Индира Хәсәновага район башлыгының Рәхмәт хаты, 5 мең сумлык сертификат һәм исемле ручка белән кепка бүләк ителде.

(Апас, 9 март, "Татар-информ", "Йолдыз"). Норлат шәһәрендә үткән самбо ярышларында Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе самбочысы Индира Хәсәнова Татарстан Республикасы беренчелегенә көч сынашты. Аңа тиңнәр булмады. Бу юлы ул кызлар арасында үзенең үлчәү категориясендә иң көчлесе буларак танылды, дип яза җирле басма.

Апас данын еракларга таныткан Апас кызын район башлыгы Рәшид Заһидуллин да хөрмәтләде. Аңа район башлыгының Рәхмәт хаты, 5 мең сумлык сертификат һәм исемле ручка белән кепка бүләк ителде. Индираның тренеры – Илгизәр Вәлиуллин шулай ук район башлыгының Рәхмәт хатына, бүләккә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot