news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы спортчысы гер спорты буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады

Ютазы спортчысы  гер спорты буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады
Фото: https://yutazy.ru

Ютазы авылында яшәүче Самат Солтанов гер спорты буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулады. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.

«Россия командасын гына да 200 кеше тәкъдим итте. Казахстаннан йөзгә якын спортчы бар иде», — ди Самат.

Искәртик, көмеш приз яулаган Самат гер спортына биш яшендә килә. Аның тренеры Роберт Вафауллин тәрбияләнүчесенең сәләтле һәм бик җаваплы егет булуын ассызыклый. Аның авырлыгы 70 килограммнан кимрәк, ә һәр кулы белән ул 24 шәр килограммлы герне күтәрә. Афәрин, Самат! Спортчыбызның тырышлыгына — афәрин!

Ютазы спортчысын һәм аның тренерын әлеге югары нәтиҗә белән район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин котлады. Район башлыгы аларга изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, гер спорты буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге сентябрьдә Үзбәкстан Республикасының Хива шәһәрендә узды. Ярышлар вакытында шәһәр чын зур интернациональ гаиләгә әверелде, анда 21 илнең иң көчле спортчылары җыйналды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100