news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Яңа Ярмәк авылы клубында «Туган телем — серле тел» уены булды

Халыкара туган тел көне уңаеннан Самараның Яңа Ярмәк авылы клубында «Туган телем — серле тел» дигән интеллектуаль уен һәм китапханәдә «Теле татлының — сүзе татлы» иҗади дәрес узды. Бу турыда «Самара татарлары» сайты хәбәр итте.

Иң элек балалар түгәрәк уенда үзләре белгән иң матур, тәмле сүзләрне искә төшерделәр, ә аннан соң «Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе», «Табышмак әйтәм — җавабын тап» кебек уеннар булды. Балалар үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен, шаянлыкларын күрсәттеләр.

«Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җыр телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Мондый чаралар телебезне саклау, ярату һәм хөрмәт итү мөһимлеген искә төшерү максатында бик кирәк, дип яза Яңа Ярмәк клубы мөдире Алия Хәмидуллина, китапханәче Асия Зәләева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100