news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Яңа Ярмәк авылы клубында «Әниләргә чәчәк бәйләме» бәйрәме булды

23 ноябрьдә Самара өлкәсенең Яңа Ярмәк авылы клубында, Әниләр көне уңаеннан, «Әниләргә чәчәк бәйләме» дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

«Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен — Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә», ди оештыручылар.

«Чара әниләр турында матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Ярмәк авылы җирлеге башлыгы Минсәгыйть Низамутдинович барлык әниләрне дә бәйрәм белән котлады, аларга бәхетле тормыш, күңел тынычлыгы теләде. Кичә барышында махсус хәрби операциядә хезмәт итүче авылдаш егетләребезнең әниләрен котлап, бүләкләр тапшырылды», дип яза Яңа Ярмәк авылының клуб мөдире Алия Хәмидуллина, китапханәче Асия Зәләева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100