news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Ялкынлы яшьлек» җыр-бию һәм шигърият ансамбле яңа тамаша тәкъдим итте

Самараның «Ялкынлы яшьлек» җыр-бию һәм шигърият ансамбле яңа тамаша тәкъдим итте
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самараның «Бердәмлек» газетасында Нәҗибә Шәйхетдинованың «Көзге алтын юллар ята, күңел туган якка тарта» дигән язма чыкты.

11 ноябрьдә «Ялкынлы яшьлек» җыр-бию һәм шигърият ансамбле тамашачыларга яңа программа тәкъдим итте.

Бу көнне башка чарага чакырылган булсам да, яраткан ансамблем концертына бармыйча кала алмадым. Чөнки ансамбльнең солистлары бул­ган якын дусларым мине бу чарага күптән үк чакырып куйганнар иде.

Ерак барасы да түгел, Стройкерамика бистәсенең «Юби­лейный» мәдәният йортында гына, өстәвенә ял көне дә, вакыты да бик җайлы – 16 сәгатьтә. Дус-туганнарым бе­лән җыелыштык та киттек концертка.

Фойеда Мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыларны ачык йөз белән каршы алып, залга кадәр озатып тордылар. Татар моңы агылган залны ак яулыклы ханымнар, түбәтәйле абзыйлар, балалары белән килгән яшь гаиләләр тутырганнар, рәхәтләнеп үз телебездә сөй­ләшеп, хәл-әхвәлләр сорашып утыралар. Бу күркәм кү­ренеш тә концертка ямь өстәде.

Пәрдә ачылды, һәм, «Каз канаты» җырына уралып, сәхнәдә пәйда булган биюче кызлар, гүя аккошлар, тамашачыны сихерләделәр.

Соңгы елларда «Ялкынлы яшьлек» театраль­ләш­те­релгән концерт программалары белән гаҗәпләндерә. Бу юлы да беренче бүлектә куелган эчтәлекле күренеш тамашачыны көлдереп дә, елатып-моңландырып та, бие­теп тә алды. Чын мәгъ­нә­сендә профессиональ артистлар дәрәҗәсендә куелган театраль бүлек кыска гына вакыт эчендә күп проблемаларны күтәрә алды. Югалып бара торган авыллар, авыл җирендә ялгыз яшәүче картлар тормышы, балаларының кайтуын зарыгып көткән әбиләр – болар барысы да һәрбер тамашачының йө­рә­генә үтеп кереп, үзләренең туган якларын искә төшерергә мәҗбүр итте.

Берәрсен онытырмын да, хәтерләрен калдырырмын дип, артистларның бер­сен дә аерым-аерым атамыйм би­редә. Аларның һәрбер номерга нык­лап әзерләнгәне һәм бөтен күңелләрен биреп чыгыш ясаганы күренеп тора. Костюмнары да башка, тамашачы яңа образларны югары бәяләде, бик матур. Залда утыручыларның күңелен яулап алган җырларның дәртле биюләр белән алышынып торуы талчыктырмады, ике сәгатьтән дә озаграк барган концерт сизелмичә узды да китте. Ниндидер күзгә күренми торган нурлар артистлар белән тамашачы арасында позитив элемтә ту­дырды. Зал һәр номерны «Браво!», «Афәрин!» дип алкышларга күмде.

«Ялкынлы яшьлек»кә ки­ләчәктә дә зур уңышлар һәм юмарт иганәчеләр телим. Гаи­ләләрендә бәхет, шатлык, сәламәтлек булсын! Тулы заллар алдында гөрләтеп концерт куюлар тынмасын!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100