news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә бию төркеме җыялар

Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле заманча һәм татар халык бию төркеменә үсмерләр һәм кызлар җыя. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Кече яшьтәгеләр төркеме – 9 яшьтән 14 яшькә кадәр; олы яшьтәгеләр төркеме – 15 яшьтән 30 яшькә кадәр.

Дәресләр атнасына ике тапкыр «Чайка» мәдәният йортында (Управленческий бистәсе, Сергей Лазо урамы, 21) үткәрелә.

Киләчәктә төрле шәһәрләрдә уздырыла торган чараларда чыгыш ясау, бәйгеләрдә катнашу планлаштырылган.

Дәресләр бушлай үткәрелә. Тагын да төгәлрәк мәгълүмат алу яки сынау дәресенә язылу өчен 8-927-203-94-95 телефоны буенча Гөлнәзирә Вахитовнага шалтыратырга кирәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot