news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле солисткасы Мәрьям Асанова юбилеен бәйрәм итә

Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле солисткасы Мәрьям Асанова юбилеен бәйрәм итә
фото: https://vk.com/club22598970, "Бердәмлек" газетасы

Самараның «Бердәмлек» газетасында Рәшит Гыйззәтуллинның «Җырламый түзә алмый» дигнә язмасы чыкты.

«Ялкынлы яшьлек» солисткасы Марьям Асановага — 60 яшь!

Мәрьям сентябрь уртасында, әбиләр әйтмешли, бәрәңге өстендә, күп балалы гаиләдә бишенче бала булып дөньяга аваз салган. Әти-әнисе бусы инде малай булыр, дип көт­кән. Әмма кап-кара чәч­ле, шомырт күзле матур кыз­ны күрү белән әтисе, куанычыннан: «Мәрьям кызым! Минем Мариночкам!» — дип, йорт буйлап җырлап-биеп йөргән.

Әтисенең яраткан кызы, ата назын тоеп, җылы сүзләр ишетеп кенә үскәнгәме, йомшак күңелле, татлы телле, җыр-бию, шигърияткә гашыйк булып үсә. Кечкенәдән үк сәхнәне ярата, моңлы җыр­чы булып таныла, авыл клу­бында бер генә чара да аңардан башка узмый.

Балачак хатирәләрен Мәрь­ям ханым болай искә ала:

— Олы кешеләрнең хәте­рен­дәдер, Казаннан авылларга концерт куярга килгән артистларны төн кунарга уңган хуҗабикәләргә урнаштыралар иде. Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы авылында татарлар яшәгәнлектән, район үзәгенә бик күп артистлар килә иде. Артистлар килгән саен бездә куналар иде. Шунда әтием дә, артист­ларга кушылып, татар халык җырларын җырлый иде. Шулай бервакыт, көзен, авылыбызга Әлфия апа Авзалова концерт куярга килде. Төркемендәге артистлар­ны безгә фатирга урнаштырдылар. Әти белән минем җырлаганны ишеткәч: «Әйдәгез, кызыгызны Әлфия апага тыңлатыйк», — диделәр. Әй, шунда куанганымны, каушаганымны белсәгез! Әлфия апа мине тыңлап бетергәч: «Кызыгызны Казанга укырга җибәрегез», — диде.

Тик Мәрьямгә Сызрань медицина училищесын тә­мамларга туры килә. Аны Ульян өлкәсе Радищево районы Дмитриевка авылында­гы фельдшер-акушер пунктына эшкә җибәрәләр.

Беркөн аягын яралаган егет килеп керә һәм һәркөн медпунктка перевязкага килә башлый, терелгәч тә, Мәрьям яшәгән фатир каршына егет­ләр белән килеп, кайчак гармунда, кайчак гитарада уйнап, җырлар җырлап күңел ача башлыйлар. Шулай Мәрьям булачак хәләл җефете Али Асановны очрата.

- Мин үзем Пенза өлкәсе, Кузнецк районыннан. Ульян авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайттым да әтиемнең төзелеш бригадасында эш­ләдем. Шунда аягымны яраладым һәм медпунктка бардым. Чибәр шәфкать туташын күреп, шундук гашыйк булдым. «Эх, бу кыз минем хатыным булса иде!» — дип уйлап куйдым шулчак. Шушы теләгем фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры кил­гәндер инде, менә 38 ел без бергә, Аллаһка шөкер! Мәхәббәтебезне исбатлап, өч балабыз туды. Балаларыбыз үскәндә без, музыкаль гаилә буларак, районда, өлкә күләмендә узган чараларда актив катнаша идек. Хәзер инде алар үсеп җитеп, үз гаиләләре белән яшиләр. Улыбыз Айрат Тольяттида яши, МЧСта эшли, хатыны Аиша белән уллары Әмирне үстерәләр. Кызыбыз Альмира Смышляевка бистәсендә косметолог булып эшли. Киявебез Марсель белән Аделина һәм Алмаз исемле оныкларыбызны тәрбиялиләр. Кече кызыбыз Айгөлнең ире Салават – хәрби кеше. Күптән түгел генә никахлары узды. Алар Новокуйбышевта яшиләр, — дип сөйли гаилә башлыгы.

2013 елда Асановлар гаи­ләсе Смышляевка бис­тә­сенә күчеп килә. Марьям хас­таханәгә акушерка булып урнаша. Татар фамилияле пациентлар белән татарча сөйләшергә тырыша, Самара татарларының иҗади һәм мәдәни тормышы белән кызыксына башлый. Сарафан радиосы үз эшен эшли — ул вакытта ансамбль җитәкчесе булган Ринат Азизов Асановларны репетициягә чакыра һәм бүгенге көнгә ка­дәр Али белән Мәрьям ан­самбльгә җан-тәннәре белән бәйләнгәннәр.

- «Ялкынлы яшьлек» — безнең өчен икенче гаилә ул. Ансамбльнең төп максаты татар телен, мәдәниятен, әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне саклап, ха­лыкка, киләчәк буыннарга җиткерү. Шуңа күрә һәр программага театраль тамаша да кертеп, борынгы уен-йолаларыбызны, халык җырларын, такмакларны, милли фольклорыбызны тамашачыга җиткерергә тырышабыз, — диләр Асановлар.

Кадерле Мәрьямебез! Бөтен коллективыбыз сине күркәм юбилеең белән котлый. Син — сабыр, аралашучан, ачык йөзле кеше. Без сине бик яратабыз, зурлыйбыз, хөрмәт итәбез. Беренче очрашудан ук синең милли җанлы булуың аңлашылды. Йөрәгеңдә иҗат уты, дәрт сүнмәсен, озак еллар бергәләшеп жырлап-биеп йөрергә насыйп булсын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100