news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле җитәкчесе: Концертка үзбәк, таҗик халкы күбрәк йөри

«Милләттәшләребез татар халкының моңлы җырларын онытмасын иде, яшь буынның җырларны тыңлап үсүләрен телибез», - диде Альбина Мәхмүтова.

Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле җитәкчесе: Концертка үзбәк, таҗик халкы күбрәк йөри
Зилә Мөбәрәкшина

Самараның «Ялкынлы яшьлек» ансамбле җитәкчесе Альбина Мәхмүтова 52 еллык тарихы булган татар ансамбле концертларына үзбәк һәм таҗик халкы йөрүен әйтте.

«Тамашачыга гади концерт кына кызык түгел, хәзер без театраль тамашага күчтек. Программабызның сюжеты бар, аулак өй, боз озату кебек йолаларны күрсәтәбез. Безне карарга 5-75 яше тулган кешеләр йөри. Бигрәк тә балалар өчен сөенәм: алар тамашаларны карап, аны үзләренә сеңдерә. Безнең тамашаны Үзбәкстан, Таҗикстаннан Россиягә күченгән кешеләр килеп карый. Аларда әле рух бар», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ансамбль җитәкчесе буларак, Альбина Мәхмүтова төрле төбәкләрдә яшәгән татарларның җырлары белән танышу кызык булуын әйтте. «Бөтендөнья татар конгрессы съездында Пермь татарларының җырларын ишеттек, яздырып алдык. Репертуарга кертергә телибез. Узган ел Мөслимдәге Сабан туенда Төмән татарларының «Гөлмәрьям» җырын отып калдык. Хәзер тамашачы да шомарган, концертлар да күп уза, төрле яклап кызыксындыру җаен карыйбыз», - диде ул.

«Ялкынлы яшьлек» коллективын 2021 елга кадәр Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Колючев җитәкләгән, ансамбльгә татар милләтеннән булган инженер, физиклар, гуманитар фән белгечләре йөргән. «Элек ансамбльгә йөрүчеләр гармуннарда да уйнаган. Хәзер баян-гармунда уйнаучы – музей экспонаты белән бер. Милләттәшләребез татар халкының моңлы җырларын онытмасын иде, яшь буынның җырларны тыңлап үсүләрен телибез», - диде җитәкче.

Альбина Мәхмүтова Донецк, Польша татарлары белән күрешүен, аларның татар телен онытуын әйтте. «Телне оныту күңелсез күренеш, әмма аларның Татарстанга тартылулары күңелне сөендерә. Казан – үзенә бер төрле дәүләт. Без дә монда килергә яратабыз, рухланып китәбез», - ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100