news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә туган телгә һәйкәл ачылды

Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә туган телгә һәйкәл ачылды
Фото: «Самара татарлары» газетасы

Самара шәһәренең «Яктылык» татар мәктәбендә Россия халыклары телләре көнен бәйрәм итү кысаларында туган телгә һәйкәл ачылды. Бу хакта «Самара татарлары» газетасы хәбәр итте.

Әлеге истәлекле дата Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2025 елның ноябрендә гамәлгә куелды һәм бөек шагыйрь Рәсүл Хәмзәтовның туган көненә туры китереп сайланды. Бу тирән мәгънәгә ия: Рәсүл Хәмзәтов үз иҗатын туган авар телендә язган, ә рус теле ярдәмендә аның шигырьләре бөтен дөньяга танылган. Бу чара бәйрәмнең төп идеясен ассызыклый – Россиянең байлыгы телләр һәм мәдәниятләр гармониясендә, ә илнең көче аларның бердәмлегендә, диелә хәбәрдә.

Россия Федерациясе халыклары телләре көне илебездә яшәүче халыкларның тел һәм мәдәният мирасын саклауга һәм үстерүгә, шулай ук милләтара татулыкны һәм Россия олы халыкның бердәмлеген ныгытуга юнәлтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot