news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Яктылык» татар мәктәбе өчен 300 урынлык яңа корпус төзеләчәк

Самараның «Яктылык» татар мәктәбе өчен 300 урынлык яңа корпус төзеләчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Самара шәһәрендәге «Яктылык» татар мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен яңа бина төзү планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыруда Татарстан һәм Самара өлкәсе җитәкчелеге ярдәм итә. Бу хакта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхимә Хәерова хәбәр итте.

«Ике-өч ел эчендә «Яктылык» мәктәбенең башлангыч сыйныфлары өчен 300 урынга исәпләнгән заманча корпус төзү планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы һәм Самар өлкәсе җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә», - диде ул Казанда узган дөньякүләм «Туган тел» форумының пленар утырышында.

Шул уңайдан ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыевка һәм Самар өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев белән очрашулар өчен рәхмәт белдерде.

«Васил Габделгаяз улы күп тапкырлар безгә килде, Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев белән очрашулар үткәрде. Өстәмә бина төзү мәсьәләсен хәл итүгә мөһим өлеш кертте. «Яктылык» мәктәбенә күрсәткән ярдәме, проектларны гамәлгә ашырудагы зур өлеше һәм төбәкләрдә үсеш мөмкинлекләре тудырганы өчен хөрмәтле Рөстәм Миңнехановка аеруча зур рәхмәтләребезне җиткерәбез», – диде ул.

Шулай ук ул «Туган тел» форумында тәкъдим ителгән инновацион проект, алымнарны һәм Габдулла Тукай, Муса Җәлилнең юбилеена багышланган картиналарны төбәкләргә дә тапшыру мөмкинлеген карауны сорады.

news_right_1
news_right_2
news_bot