news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Яктылык» мәктәбендә «Үлемсез полк» акциясе узды

Самараның «Яктылык» мәктәбендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында «Үлемсез полк» акциясе узды. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Укучылар, укытучылар, ата-аналар, мөхтәрәм кунаклар илебез тынычлыгы өчен көрәшкән ата-бабаларының портретларын тотып, урам буйлап узганда батырларыбыз тагын бер тапкыр искә алынды, тыныч күк йөзе өчен аларга һәрбер катнашучы күңеленнән рәхмәт белдерде.

Искиткеч дулкынландыргыч булды. «Үлемсез полк» хәтернең мәңгелек булуын дәлилли. Яшь буын вәкилләре безгә бүгенге матур тормышны бүләк иткән геройларыбызны белергә, аларның якты истәлеген сакларга тиеш.

Акция кунаклары өчен тирән эчтәлекле концерт программасы әзерләнгән иде. Мәктәп ашханәсе пешекчеләре пешергән «солдат боткасы»н да кунаклар саф һавада бик рәхәтләнеп авыз иттеләр, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100