news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Яктылык» мәктәбендә татар халык әкиятләреннән театраль тамаша ясаганнар

Самараның «Яктылык» мәктәбендә татар халык әкиятләреннән театраль тамаша ясаганнар
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самараның «Бердәмлек» газетасында «Милли әкиятләребез ике телдә» дигән язма чыкты.

Самараның «Яктылык» мәктәбендә ел саен гуманитар фәннәр ае уздырыла. Чара кысаларында төрле фәннәр буенча мавыктыргыч ачык дәресләр, викториналар, бәйгеләр оештырыла.

Быел исә инглиз теле укытучылары Зилә Хәйдәровна Шәрәфетдинова, Асия Рәшитовна Әхмәтова, Руфия Яздамановна Алимбекова 10, 6, 4Б, 1Б сыйныфлар укучылары һәм җитәкчеләре, музыка укытучысы Алинә Ринатовна Шәмсетдинова тырышлыгы белән татар халык әкиятләре, җырлары һәм шигырьләре буенча инглиз һәм татар телләрендә театраль тамаша әзерләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot