news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Яктылык» мәктәбендә татар теленнән өлкә олимпиадасы узды

Самараның «Яктылык» мәктәбендә татар теленнән өлкә олимпиадасы узды
«Самара татарлары» сайты

Кичә «Яктылык» мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан икенче тапкыр өлкә олимпиадасы узды, дип яза «Самара татарлары» сайты.

Чара Самара шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияте инициативасы һәм өлкәнең «Мәгариф үсеше институты» өстәмә белем бирү үзәге ярдәме белән үткәрелде.

Олимпиада «Нәфис сүз» дип аталган әдәби һәм язма эшләр бүлекләреннән торды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot