news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Яктылык» мәктәбендә татар теле укытучысын илкүләм бәйгедә җиңү белән котлыйлар

Казанда узган «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы-2024» Бөтенроссия бәйгесендә Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе туган (татар) тел һәм әдәбият укытучысы Румия Исмәгыйлева «Туган телләрне укытуда заманча технологияләр» номинациясендә җиңүче дипломы белән бүләкләнде. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

«Румия Әгъзам кызын лаеклы бүләге белән котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез! Бәйгедә катнашу – һөнәри үсеш һәм үзеңне үстерү алымнарыннан берсе, шулай ук яңа күнекмәләр һәм зур тәҗрибә алуда искиткеч мөмкинлек. Ирешелгәндә туктап калмаска кирәк!» - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100