news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Яктылык» мәктәбендә милли мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләштеләр

Самараның «Яктылык» мәктәбендә милли мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләштеләр
Фото: samtatnews.ru

11 ноябрьдә Самараның «Яктылык» мәктәбе иртәдән өлкәбезнең төрле авылларыннан, Татарстаннан һәм Казахстанның Уральск шәһәреннән килүчеләрне, җирле татар милли оешмалары вәкилләрен һәм башка мөхтәрәм кунакларны каршы алды. Аерым телләрне тирәнтен өйрәнүче уку йортында бу көнне берничә бик матур һәм мөһим чара үтте. Бу хакта «Самар татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Тантаналы өлештә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина һәм Самара өлкәсенең мәгарифне үстерү институтының күпмәдәни белем бирү кафедрасы мөдире Анатолий Нуждин чыгыш ясап, «Яктылык»ның туган телне саклауда, өйрәнүдә, үстерүдә һәм популярлаштыруда уйнаган зур ролен билгеләп үттеләр.

«Бары тик өлкән буын белән үсеп килүче буын бергә эшләгәндә генә, ана теленә, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә карата хөрмәт һәм кызыксыну уяна. Менә шул рәвешле генә һәрбер халык туган телен саклау юнәлешендә нәтиҗәле адымнар ясый алачак», — дип ассызыклады Анатолий Вячеславович. Гөлия ханым исә татар мәктәбенең Татарстанның Мәгариф министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлектә булуын һәм башка өлкәләргә үрнәк итеп куярлыгын искәртте.

Ерак юлларны якын итеп килгән кунакларны сәламләп, аларга рәхмәт белдергәннән соң, «Яктылык»ның директоры Радик Газизов көн тәртибен игълан итте. Шуннан соң укучылар татар теле буенча өлкә олимпиадасында һәм «Нәфис сүз» шигърият бәйгесендә катнашу өчен төрле аудиторияләргә таралыштылар, ә укытучылар һәм башка кунаклар «Этномәдәни киңлектә мәгариф һәм тәрбия» дип аталган ачык регионара фәнни-гамәли конференция секцияләре узачак киңлекләргә юнәлделәр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot