news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Яктылык» мәктәбендә «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме була

10 октябрьдә Самараның «Яктылык» мәктәбендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сәлаллаһу галәйһи вәсәллам) туган көненә багышланган тантаналы чара - «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәме була. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Күркәм гадәткә кергәнчә, бәйрәм тантанасында мәктәп укучылары, шулай ук Самара өлкәсенең төрле авылларыннан килгән мөселманнар катнашачак. Чарада 700гә якын кеше булыр дип көтелә.

«Бәйрәмнең максаты – традицион исламның рухи-әхлакый кыйммәтләрен популярлаштыру, үсеп килүче буынны пәйгамбәрнең яшәү рәвеше үрнәгендә тәрбияләү, кешеләрдә югары әхлакый сыйфатлар формалаштыру, үсеп килүче буында җәмгыять тормышының бүгенге шартларында кирәкле гражданлык һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү», диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot