Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самараның «Яктылык» мәктәбендә Каюм Насыйрига багышланган кичә булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
12 февральдә Самараның «Яктылык» мәктәбендә күренекле татар галиме, мәгърифәтче һәм язучы Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды. Бу турыда «Бердәмлек» газетасы хәбәр итте.
Хезмәте татар халкының мәдәниятен һәм фәнен үстерү нигезе булган шәхесне искә алу өчен биредә укучылар, мөгаллимнәр һәм мәртәбәле кунаклар җыелды.
2 «Б» һәм 4 «Б» сыйныфлар укучылары татар телендә җырлар башкардылар, тамашачыларны бөек галимнең тормышы һәм хезмәте белән таныштырдылар. Аның милли мәгариф һәм мәдәният өлкәләренә керткән зур хезмәтенә аерым бәя бирелде. Каюм Насыйри фәнни хезмәтләр яза, белемен һәркемгә дә җиткерергә тырыша, халык арасында агарту эшләре алып бара…
Туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне өйрәнүгә рухландыра торган чара педагоглар Рәмзия Лазюк, Алинә Шәмсетдинова, Каюм Насыйри институтының Самара шәһәрендә мәгариф-мәдәни үзәге методисты Рәхимә Хәйрова тырышлыгы белән әзерләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз