Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самараның «Яктылык» мәктәбендә «Чәй яны – гаилә җаны» дип аталган кичә узган
13 декабрь көнне Самараның «Яктылык» мәктәбендә чәй көненә багышланган «Чәй яны – гаилә җаны» дип аталган матур һәм оригиналь кичә узган. Бу хакта «Бердәмлек» газетасының Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Самара шәһәрендәге Каюм Насыйри институтының мәгариф-мәдәни үзәге методисты Рәхимә Хәерова инициативасы, укучылар, музыка укытучысы Алинә Шәмсетдинова, хореограф Алия Сурина, «Мирас» музее җитәкчесе Асия Сәйфетдинова ярдәмендә оештырылган чарада тамашачылар өлкәдә яшәүче халыкларның чәй эчү традицияләре белән танышкан.
Махсус кунаклар буларак кичәгә башкорт, чуваш, мордва милләтләре вәкилләре чакырылган. Алар уз халыкларының чәй эчү гадәтләре турында сөйләгән.
«Яктылык»лылар кунакларга тематик жырлардан һәм биюләрдән торган концерт программасы тәкъдим итте, милли тәм-томнар һәм хуш исле чәй белән сыйлады, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз