Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самараның «Яктылык» мәктәбен тәмамлаучыларга Алия Шәкүрова исемендәге грант тапшырдылар
Самарның «Яктылык» татар мәктәбен тәмамлаучыларга Алия Аләветдин кызы Шәкүрова исемендәге грантлар тапшырылды. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Бу көннәрдә Самар өлкәсе мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Самарның «Яктылык» татар мәктәбен тәмамлаучы укучыларны бәйрәм белән котларга әти-әниләре, иптәшләре һәм мөхтәрәм кунаклар килгән иде.
Тантаналы линейкада өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты, Татар эшкуарларына ярдәм күрсәтү ассоциациясе җитәкчесе, әлеге уку йортының попечительләр советы рәисе Ильяс Шәкүров катнашты.
«Ильяс әфәнде, һәр елдагыча, укуда уңышларга ирешкән укучыларны — татар теле буенча халыкара, төбәкара, өлкә олимпиадаларында җиңүче һәм призер буларак билгеләнгән укучыларны һәм аларның укытучыларын үзенең әнисе, татар теле укытучысы булып эшләгән мәрхүмә Алия Шәкүрова исемендәге стипендия һәм грантлар белән бүләкләде», диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз