news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Яктылык» мәктәбе укытучысын юбилее белән котлыйлар: Сәләй Вәгыйзов шәкерте ул

Самараның «Яктылык» мәктәбе укытучысын юбилее белән котлыйлар: Сәләй Вәгыйзов шәкерте ул
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самараның «Бердәмлек» газетасында «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизовның «Сәләй Вәгыйзов шәкерте ул» дигән язмасы чыкты.

«Яктылык» мәктәбенең ветеран укытучысы Нурзидә Фәйзуллинага — 70 яшь!

«Тәрбия һәм белем бирүдә Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре», «Татарстанның атказанган укытучысы», күп еллар Самараның «Яктылык» мәктәбендә ана теле һәм әдәбиятын укыткан ветеран мөгаллимә, хөрмәтле Нурзидә Фәйзуллина 29 декабрьдә күркәм юбилеен билгеләп үтә!

Нурзидә ханым Фәйзуллина кебек үз һөнәрен җаны-тәне белән сөйгән, тормышын укучыларына багышлаган мөгаллимәләр турында «укытучы булып туган» диләр.

Мәктәптә гел «биш»ле билгеләренә генә укыган, барлык олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, күпсанлы мактаунамәләргә лаек булган тырыш кызны 1969 елда Арча педагогия училищесына имтихансыз кабул итәләр. Башлаган һәрбер эшен җиренә җиткереп, 100 процентлы нәтиҗә белән башкарырга яратучы Нурзидә бу уку йортында да алдынгылар арасында була. «Әлифба» авторлары Сәләй Вагыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның олы абыйсы Марсель Фәйзрахманов кебек искиткеч мөгаллимнәр юбилярыбызда булачак һөнәренә карата мәхәббәт хисе уяталар һәм гомерен яраткан эшенә багышлауга сәбәпче булалар.

Нурзидә Әхмәтҗановна — үз фәнен югары дәрәҗәдә белгән, балаларның яшь үзенчәлекләрен, сәләтен, психологиясен яхшы аңлаган, үз һөнәренең остасы булган укытучы. Ул үз-үзенә таләпчән, эзләнүчән, яңа укыту технологияләрен өйрәнеп, аларны эш барышында куллана белүче, үз эшен башкаларныкы белән чагыштырып, үз-үзенә бәя бирә белүче чын педагог һәм безнең өчен үрнәк.

Хөрмәтле Нурзидә ханым! Чын күңелебездән юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, озын-озак игелекле гомер, бары тик күңелле вагыйгалар, бәхет, бәрәкәтле тормыш телибез! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы булып калыгыз.

Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелегез.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Юлыгызны шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән «Яктылык» мәктәбе директоры Радик ГАЗИЗОВ һәм укытучылар коллективы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100