news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Яктылык» мәктәбе укучылары «Асыл» лидер мәктәбе эшендә катнашты

Самара шәһәренең «Яктылык» мәктәбе укучылары Азалия Низамова, Әминә Хәйрова, Дамир Гафуров, Равил Даутов Татарстанда «Асыл» лидер мәктәбе сменасы эшендә катнашкан. Бу хакта «Самара татарлары» яза.

«Асыл» татар балалары лидер мәктәбе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырыла һәм үткәрелә.

Чара инде 13 нче тапкыр уза. Бу юлы лидерлар мәктәбенә Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән 100 бала җыелган. Мәктәп укучылары проектлар язарга һәм якларга, портфолио әзерләргә өйрәнгән, шулай ук спикерлар белән кызыклы очрашулар булган.

Аерым алганда, телләрне, бигрәк тә туган телне белүнең мөһимлеге турында сөйләшкәннәр. Татар теленең үсеш перспективалары, шулай ук аны цифрлы киңлеккә интеграцияләү аша популярлаштыру турында фикер алышканнар, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100