news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның «Туган тел» татар җәмгыяте юбилейга әзерләнә: Бәйрәм файда белән узсын!

Самараның «Туган тел» татар җәмгыяте юбилейга әзерләнә: Бәйрәм файда белән узсын!
Фото: "Бердәмлек" газетасы, https://vk.com/club22598970

Самараның «Бердәмлек» газетасында Данияр Сәйфиевнең «Бәйрәм файда белән узсын!» дигән язмасы чыкты.

31 майда татар җәмгыяте юбилеен билгеләп үтәчәк. Газетабыз битләрендә инде язганыбызча, 2024 елда Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыятенә 35 ел тула. 1989 елда әлеге милли оешманы булдыру Куйбышев татарлары тормышына яңа сулыш өрә, ә тора-бара өлкәбездә яшәүче башка халыкларга үз милли-мәдәни берләшмәләрен оештырырга этәргеч бирә.

Гомумән, 80нче еллар ахыры – 90нчы еллар башы милли-мәдәни тормышны яңадан торгызу вакыты булып санала. Һәм бу, чыннан да, шулай. Нәкъ шушы чорда иҗтимагый оешмалар, шул исәптән «Туган тел» дә, бик тә актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып баралар.

31 майда Металлурглар мәдәният сараенда узачак юбилей чарасын оештыручылар үз алдына зур максатлар куялар – ветераннарны искә алу, «Туган тел»нең чишмә башында торган кешеләргә һәм бүгенге көндә Самара татарларының милли үзаңын үстерүгә, милли рухын саклауга өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерү, иҗтимагый оешмага яшьләрне җәлеп итү.

Хәзерге көндә зур бәйрәмгә ныклы әзерлек бара. «Туган тел» советеның чираттагы утырышында җәмгыятьнең президенты Ильяс Шәкүров игътибарны мактаулы җәмәгатьчеләрне хөрмәтләүгә һәм юбилей концерты программасына гына түгел, ә чараны тирән мәгънәле итүгә юнәлтергә дә кирәк, дигән тәкъдим кертте. Әйтик, тантана башланганчы, тематик секцияләр эшен оештыру каралган.

Шулай, «Тарих һәм төбәкне өйрәнү» секциясендә җәмәгатьчелектә татар халкы тарихына, этнография һәм археология мәсьәләләренә ни рәвешле кызыксыну уятырга кирәклеге турында уйланырга туры киләчәк.

«Спорт» секциясендә кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, милләттәшләребезне төрле спорт чараларын оештыруга тарту проблемалары каралачак.

«Мәгариф» секциясенең бурычлары исә түбәндәгедән гыйбарәт: регионыбызның белем бирү учреждениеләрендә татар телен өйрәнү ситуациясен мониторинглау, федераль һәм региональ дәрәҗәдә милли мәгариф белән бәйле булган законнар җыелмасын үзләштерү, ана телен өйрәнүгә бүлеп бирелгән сыйныф сәгатьләрен арттыру.

Ә «Мәдәният» секциясендә катнашучыларга менә мондый мәсьәләләр өстендә уйланырга кирәк булачак: милли иҗади коллективларга хакимият тарафыннан саллырак ярдәм алу, массакүләм мәдәни чаралар, милли бәйрәмнәр үткәрүгә, мәдәни-мәгариф проектларын гамәлгә ашыруга булышучылар җәлеп итү.

«Эшкуарлык һәм хәйриячелек» секциясендә катнашу, бәлки, кемнедер үз эшен ачып җибәрергә, ә инде уңышлы эшмәкәрләрне игелекле гамәлләр кылуга этәрер.

«Гаилә кыйммәтләре» һәм «Дин» секцияләренең эчтәлеге исә болай да аңлашыла, дип уйлыйм.

«Туган тел» советы утырышында һәр секциянең модераторлары һәм секцияләр эшенә экспертлар белән катнашучыларны җәлеп итү бурычлары билгеләнде. Шулай ук җәмәгатьчеләр бәйрәмне алып баручыларны сайлау, кунаклар, артистларны чакыру һәм башка оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100