news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Туган тел» җәмгыяте юбилеена чакыруны «Бердәмлек» редакциясеннән алып була

31 майда Самараның «Металлург» Мәдәният йортында Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыятенең 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узачак. Бу турыда «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Чарага чакыру билетлары буенча керү каралган. Аларны «Бердәмлек» өлкә татар газетасы редакциясеннән алырга була, диелә хәбәрдә.

Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана.

Программада «Туган тел»нең ветераннарын һәм активистларын бүләкләү, Самара өлкәсенең һәм шәһәренең татар коллективлары катнашында концерт була.

news_right_1
news_right_2
news_bot