news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Самараның «Традицияләр дәвамчылары» үзәгендә туган телдә шигырь укучылар бәйгесе узды

Самараның «Традицияләр дәвамчылары» үзәгендә туган телдә шигырь укучылар бәйгесе узды
Фото: «Самара татарлары» газетасы

Самарада «Яктылык» татар мәктәбе базасында эшләүче «Традицияләр дәвамчылары» үзәгендә татар мәдәниятенә багышланган «Нәфис сүз» туган телдә шигырь укучылар бәйгесе узган. Бу хакта «Самара татарлары» газетасы хәбәр итә.

Чарада катнашучылар телне саклау һәм үстерү, милли мирасны өйрәнү һәм киләсе буыннарга тапшыру максаты турында сөйләште. Милләтнең җаны сүздә яши, шуңа күрә туган телдә шигырь укучылар бәйгесе бу максатка хезмәт итә, диелә хәбәрдә.

Жюри әгъзалары чыгышларга гадел бәя биргән. Катнашучыларга башкару осталыгы һәм мәдәнияткә сакчыл мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт хатлары, ә җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылган.

Проект Россиянең «Белем» җәмгыятенең ата-аналарның инициативаларын хуплау гранты кысаларында РФ Мәгариф министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot