news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның татар фольклор ансамбле «Халыклар мирасы» бәйгесендә җиңү яулады

Самараның «Заман» балалар фольклор ансамбле «Халыклар мирасы» бәйгесендә өч меңнән артык тавыш җыеп, интернет аудиториясендә иң популяр коллектив дип аталды. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Әлеге конкурсны «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе уздыра. Конкурска Мәскәүдән, Пермь краеннан, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән катнашучылар килгән.

Командалар биш төп һәм ике махсус номинацияләрдә көч сынаштылар.

Соңгы ярты ел эчендә Самараның татар җәмәгатьчелеге оештырган мәдәни чараларда «Заман» балалар фольклор ансамбле еш күренә, диелә хәбәрдә.

«Заман» балалар фольклор ансамблен булдыру өчен октябрьдә кастинглар, сайлап алулар үткәрелде, ә инде декабрь азагында беренче репетиция уза. 2023 елның мартында «Заман» ансамбле «Бала-фест» дип аталган чарада беренче чыгышын ясады, — дип сөйли ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Вәсимә Фәрдиева.

«Без Дәүләтколда һәм Иске Ярмәктә җырлана торган ике халык җырын башкарып, алкышларга күмелдек. Бүгенге көндә коллективыбызда унөч бала шөгыльләнә. Иң олысына — 13, ә иң кечесенә – 6 яшь. Нәни Кәримебез ансамблебезнең йолдызчыгы ул. Беренчедән, бердәнбер малай, икенчедән, яшькә дә, буйга бик кечкенә булуына карамастан, бик оста артист булып чыкты», – ди җитәкче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100