news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Татар автономиясе эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды

Самараның Татар автономиясе эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды
"Бердәмлек" газетасы

Самараның Бердәмлек» газетасынңа Әминә Мәрданованың «Татар автономиясе эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды» дигән язмасы чыкты.

13 майда «Зори Жигулей» ял базасында оештырылган җыелышка мөхтәрәм кунаклар буларак өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, «Туган тел» оешмасы президенты Ильяс Шәкүров, «Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты урынбасары Марат Канюкаев, Региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, «Яктылык» татар мәктәбе директоры Радик Газизов, «Болгар мирасы» мәдәни-тарихи фондының попечительләр советы рәисе Гомәр Батршин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе баш идарәсе каршында эшләп килүче иҗтимагый совет вәкиле Рифгать Хуҗин, «Болгар мирасы» мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов чакырылган иде.

Быел җыелыш 9 Май – Бө­ек Җиңү көненә багышланды. Очрашуның рәсми өлеше Коръән сүрәсен укудан башланды. Аннан соң сүз Самара шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ленар Сабировка бирелде. Ул, кунак­ларны сәламләп, оешманың эшчәнлеге белән таныштырды һәм ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады.

Ленар әфәнде туган телне, мәдәниятне һәм милли гореф-гадәтләрне саклау һәр халык өчен иң мөһим максатлар булуын билгеләп үтте. «Милләтара мөнәсәбәтләр мил­ли мохитны фор­ма­лаш­ты­руга зур йогынты ясый. Шуңа да мондый төр чаралар уздыру — иҗтимагый оеш­маларның уртак эше. Уз­ган елда өлкәбездә үткән барлык чараларда да катнаштык, көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырыштык. Мә­четләр эшчәнлегенә, милли бәйрәмнәребезне оештыруга аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Киләчәктә туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне һәм йолала­рыбызны сак­лап калуга һәм үстерүгә кер­те­ләчәк өле­ше­безне бермә-бер арттырырга ният­ли­без», — дип ассызык­лады мохтарият җитәкчесе һәм иҗ­тимагый эшләрдә актив катнашкан автономия әгъ­за­ларына Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Алар арасында Илшат Зәләлетдинов һәм Ринат Кыямов та бар иде.

Җәмәгать белән өйлә намазы укыганнан соң, кичә мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам итте. Кунак­лар оешма башкарган һәм планлаштырылган эшләр турында фикерләрен әйтеп, ак­тивистларга матур теләк-котлаулар җиткерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100