Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Самараның Тарихи мәчетендә шәҗәрә төзү буенча лекция үткәрелде
Соңгы елларда гаилә тарихын, үз тамырларыңны өйрәнү көннән-көн популярлаша бара. Бер яктан, моны дини традицияләр белән бәйләргә мөмкин. Чөнки кайбер аятьләрдә кешенең кем улы, нинди нәселдән һәм кабиләдән булуы турындагы белемнең мөимлеге турында әйтһелә. Һәм бу, чыннан да, әһәмиятле: үз шәҗәрәңне белү исән булган туганнарың белән элемтәләрне саклау, ә якты дөньядан киткәннәре алдында тиешле бурычларны үтәү өчен кирәк. Икенче яктан, күп кенә архивлар һәм саклагычларның үзләрендә булган мәгълүматларны цифрлаштыра һәм аларны Интернеттагы махсус сайтларда урнаштыра башлавы да генеалогияне популярлаштыруга ярдәм итә. Чөнки әлеге мәгълүматлардан ачык рәвештә файдаланырга була. Бу хакта Самараның «Бердәмлек» газетасында Данияр Сәйфиев яза.
Шушы һәм башка күп нәрсәләр турында Тарихи мәчеттә узган очрашуда Казандагы «Җиде буын» генеалогия үзәгенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе Рамил Гаптрәхимов үзенең лекциясендә сөйләде. Аның бу хезмәттәге юлы да бик кызыклы.
Казан университетының тарих факультетын тәмамлагач, Рамил архивка урнаша. Документлар белән эшли башлагач, ә бу нигездә метрика китаплары һәм ревизия әкиятләре (XVIII гасырда һәм XIX гасыр урталарында Россия империясе халкының җан башын исәпкә алу кәгазьләре, алар салым салу өчен төзелгән), беренче вакытта аптырашта кала ул. Әлеге документлар иске татар телендә гарәпләрнең бормалы язуы белән язылган була. Бу бик җентекле тикшерүне һәм төгәл тәрҗемәне таләп итә! Бүген инде Рамил әфәнде боларның барысын да бер авырлыксыз укый ала, ә ул чакта аңа бу бик катлаулы булып тоела.
Шушы язмалар белән мавыгып киткәч, Гаптрәхимовта үзенең нәсел агачын өйрәнү һәм төзү идеясе туа. Хәзерге вакытта ул ерак бабалары һәм әбиләре буенча сигез фамилия тармагының алтысын үзләштергән инде. Әтисе ягыннан шәҗәрәсен, Казан федераль университеты архивларында табылган дәфтәр ярдәмендә, 1560 елларга кадәр өйрәнгән. Башка барлык тармаклар буенча үзенең нәселе турында уртача 1750 елларга кадәр мәгълүмат туплаган. Ә бер бабасының сәүдәгәр булуы турында белгәч, Рамил дә, алган гыйлемнәрен һәм күнекмәләрен гаиләләренең тарихы белән кызыксынучылар файдасына кулланып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү турында уйлана башлый.
Бүгенге көндә Гаптрәхимовның тарихи һәм архив белемнәренә ия булган, иске татар телен белгән җиде кешелек командасы татарларның генеалогиясен өйрәнү буенча танылган экспертлар булып санала. Соңгы биш елда гына да алар тарафыннан бөтен Россия һәм БДБ илләре буенча 650дән артык шәҗәрә төзелгән, шуларның 70 проценты - татар гаиләләре буенча тикшеренүләр.
Тарихчылар һәм архивчылар командировкаларга йөриләр, дәүләт архивларын өйрәнәләр, максималь төгәл мәгълүматлар җыю өчен бик күп документлар эшкәртәләр. Рамил сүзләренчә, торак пунктларның, исем-фамилияләрнең бозылып язылуы, туган көннәрнең буталуы белән еш очрашырга туры килә икән. Метрика китапларында яки башка документларда бер ата-анадан туган кешеләрнең фамилияләре төрлечә күрсәтелгән булырга мөмкин, ди. Шуңа күрә барысын да җентекләп анализларга, чагыштырырга, туганлык җепләрен төзергә туры килә. Нәтиҗәдә, барысын да яхшылап тикшергәннән соң, мәгълүматлар чын документларның күчермәләре белән бергә дизайнер китабына теркәлә һәм заказ бирүчегә тапшырыла.
Очрашуда Рамил Гаптрәхимов Самара төбәге татарларының формалашу үзенчәлекләре, метрика китапларын, җанисәп буенча ревизия әкиятләрен кайда һәм ничек эзләргә кирәклеге, шәҗәрәләрне төзү ысуллары һәм формалары турында сөйләде.
Шулай ук Похвистнево районының Яңа Мансур авылыннан Гыйззәтуллинар гаиләсенең шәҗәрә китабын тәкъдим итте, әлеге авыл тарихы турында да мәгълүмат бирде.
Кызганычка, мавыктыргыч һәм кызыклы лекциягә бик аз кеше килде. Моның сәбәбе милләттәшләребезнең үз тарихы белән кызыксынмавы белән түгел, ә чараның эш көнендә һәм эш вакытында узуы белән бәйле, дип өметләнәм. Ышанам ки, бу Рамилнең Самарага соңгы мәртәбә килүе түгел, һәм киләсе очрашу өчен халыкка уңай булган вакыт сайланыр, дип уйлыйм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз