news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самараның Тарихи мәчетендә халыктан җыелган иске басмаларны тәрҗемә итәргә ниятлиләр

Мәчет библиотекасы фондында берничә мең китап, революциягә кадәр чыккан газета-журналар җыелмасы бар.

Самараның Тарихи мәчетендә халыктан җыелган иске басмаларны тәрҗемә итәргә ниятлиләр
Сулдан уңга: Шамил Галимов, Илнур Миргалиев, Рөстәм Фәйзуллов, Искәндәр Измайлов
Рифат Каюмов

Самараның Тарихи мәчете китапханәчесе Рөстәм Фәйзуллов халыктан җыелган иске татар китапларын, кулъязмаларны, революциягә кадәр чыккан газета-журналларны тәрҗемә итеп, фәнни әйләнешкә кертергә җыенуларын әйтте.

«Безнең фондта дини китаплар да, искечә басылган дөньяви китаплар да бар. Шулай ук «Шура», «Өлфәт», «Вакыт» кебек вакытлы матбугат подшивкалары тупланды. Монда фәнни-тикшеренү үзәге ачып, галимнәргә, шәкертләргә иске китапларны өйрәнергә мөмкинлек бирергә, басмаларны хәзерге татар һәм рус телләренә тәрҗемә итәргә ниятлибез», - диде Рөстәм Фәйзуллов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Рөстәм Фәйзуллов мәчет библиотекасы фондында берничә мең китап барлыгын, шуларның берничә йөзе кулъязма булуын әйтте. Басмалар 15 ел дәвамында халыктан, башлыча, Самара өлкәсе татарларыннан җыелган.

«Күп кеше әби-бабайларыннан калган китапларын, юкка чыкмасын дип, монда китерә, чөнки иске язманы күпләр укый белми. Ядкарь итеп, үзләрендә калдыручылар да бар инде», - диде Рөстәм Фәйзуллов.

Мәчет китапханәсе белән июнь аенда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре Илнур Миргалиев белән Искәндәр Измайлов та танышып чыкты. Илнур Миргалиев биредә бай фонд тупланганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100